Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларга килүчеләр саны 48,46 процентка җиткән
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга килүчеләр саны 48,46 процентка җиткән. Бу хакта «Сайлаулар» автоматлаштырылган дәүләт системасы мәгълүматларыннан күренә, дип яза «Татар-информ».
Искәртеп үтик, сайлаулар өчен көн – 18-20 сентябрьдә уза.
- Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин сайлауларны илнең иң мөһим эчке сәяси вакыйгасы дип атады.