Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.
Казан дәүләт мәдәният институты бинасында урнашкан 283нче һәм 340нчы сайлау участокларында тавыш бирүнең башлануын «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры чыгышы белән билгеләп үттеләр. Музыкантлар Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннарын башкарды.
Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән, республикада Татарстан Дәүләт Советы депутатын 50нче номерлы Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар да уза. Шулай ук республиканың 40 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлана, дип яза «Татар-информ».