news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда дүрт яшьлек сабыйның эчендә ике кило чамасы авырлыктагы яман шеш үскән

Баланың корсагы зураеп, эче авырта башлагач, куркуга калган әти-әни табибка мөрәҗәгать иткән.

news_top
Татарстанда дүрт яшьлек сабыйның эчендә ике кило чамасы авырлыктагы яман шеш үскән
Владимир Васильев

Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары 4 яшьлек бала эчендә үскән 1 кг 900 г авырлыктагы шешне алган. Бу турыда хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Лениногорскида яшәүче әти-әни быел гыйнварда табибларга мөрәҗәгать итә. Алар баланың корсагы үсү, эче авыртуга зарлана. Баланың температурасы да югары тора. УЗИ ясагач, табиблар корсакта шеш булуын ачыклый. 

Аннары баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Шешнең яман булуы ачыклана. Шешнең чыганагын табу да катлаулы була. Операция вакытында башта шул чыганакны эзлиләр.

Хирургия һәм онкогематология бүлекләре җитәкчеләре Ринат Яфасов һәм Илсөя Осипова киңәшеп, шешне баланың аналыгының уң ягындагы өстәмәләре белән бергә алырга карар кыла.

Герминоген шеш 1 кг 900 г авырлыкта була. Шулай ук сул як күкәйлектән дә гистология анализы алалар. Барлык анализлардан соң, метастазлар булмавы ачыклана. 

Хәзерге вакытта бала үзен яхшы хис итә, онкогематология бүлегендә дәвалана, диелә бу хәбәрдә.

Хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә операция вакытында төшерелгән фотолар да куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар