Татарстанда чит ил паспортын рәсмиләштерү: нәрсәләрне белергә кирәк?
Җәй якынлашу белән Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе ялларын планлаштыра башлый. Чит илләргә бару өчен, татарстанлыларга чит ил паспорты кирәк. ТР халкы аны 5 елга да, 10 елга да рәсмиләштерә ала. Үзеңә һәм балигъ булмаган балаларга чит ил паспортын ничек рәсмиләштереп була, һәм бу хезмәт күпмегә төшәчәк?
Чит ил паспорты
Чит ил паспорты – Россия Федерациясе гражданының чит илләрдә шәхесен раслый торган, шулай ук дәүләт чикләрен узганда кирәкле булган документ. Мондый паспортны рәсмиләштерү өчен, Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны теркәлү урыны буенча да, шулай ук фактта булу урыны буенча да, пропискага бәйсез рәвештә бирергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Мөрәҗәгать иткәндә, гражданин иске типтагы чит ил паспорты (гамәлдә булу срогы – 5 ел) яки электрон чиплы биометрик паспортны сайлый ала, ул 10 ел дәвамында гамәлдә була.
Кемнәр алырга хокуклы
Һәр РФ гражданины чит ил паспортын ясата ала. Балигъ булганнар гаризаны шәхсән үзе бирә, ә балигъ булмаганнар өчен – ата-аналарның яки законлы вәкилләрнең берсе.
Чит ил паспортын рәсмиләштерү этаплары
Рәсмиләштерү процессы игътибарлылык һәм барлык адымнарны үтәүне таләп итә.
Дәүләт хезмәтләре порталы аша чит ил паспортын рәсмиләштерү:
- электрон анкета тутыру;
- цифрлы фотоны йөкләү;
- белешмәләрнең раслануын көтү;
- онлайн рәвештә дәүләт пошлинасын түләү;
- Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә документларның төп нөсхәләрен күрсәтү;
- әзер паспортны алу.
Күп функцияле үзәк аша:
Үзәккә тулы документлар һәм фотосурәтләр белән шәхсән килергә кирәк. Пошлинаны терминал аша түләгәннән соң һәм анкета тутырганнан соң (өчәр битле 2 күчермә) гариза эшкәртүгә җибәрелә. Әзерләнү вакыты уртача 21 көнгә якын дәвам итә. Гариза бирүчегә, паспорт әзер булгач, телефон яки SMS аша хәбәр килә.
Эчке эшләр министрлыгы аша:
Документларны даими яшәү урыны буенча Эчке эшләр министрлыгына турыдан-туры тапшыру якынча 1 ай эчендә чит ил паспорты алырга мөмкинлек бирә. Биометрик паспорт өчен нәкъ менә монда мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки фотография шунда ук, хезмәткәр контролендә эшләнә. Бу – хаталарны булдырмаска ярдәм итә.
Чит ил паспортына дәүләт пошлинасы
Рәсмиләштерү бәясе паспортның төренә һәм мөрәҗәгать итүченең яшенә бәйле:
Биометрик чит ил паспорты (10 ел):
14 яшькә кадәр – 3000 сум;
14 яшьтән өлкәнрәкләр – 6000 сум.
Иске үрнәктәге паспорт (5 ел):
14 яшькә кадәр – 1000 сум;
14 яшьтән өлкәнрәкләр – 2000 сум.
Пошлинаны түләү вариантлары:
- банк бүлекчәләре аша;
- күп функцияле үзәктә;
- түләү терминаллары аша;
- дәүләт хезмәтләре порталында.