Татарстанда өч яшьлек бала югалган
Кичә кич Чаллыда сөйләшә белми торган өч яшьлек бала югалган.
Юл кырыенда баланы битараф булмаган ир-ат күреп алган.
Баланы полициягә илткәннәр. Сөйләшә белмәү сәбәпле, ул исемен дә, фамилиясен дә әйтә алмаган.
Соцчелтәрләр хәбәрне бик тиз таратып, баланың әтисен тапканнар. Алар әнисе белән аерылышкан, бергә яшәмәве ачыкланган.
Урамга чыккач, әнисе игътибарын читкә юнәлткән һәм баланы югалткан. Бәхеткә, бу вакыйга тыныч хәл ителгән, дип хәбәр итте "Челнинские известия" сайты.