Татарстанда өч яшьлек бала турниктан егылып төшкән
Хәзер нәни кыз хастаханәдә ята.
Чаллыда өч яшьлек бала турниктан егылып төшкән. Аңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.
Нәни кызны балалар хастаханәсенә салганнар. Аның башы имгәнгән булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.
Баланың әти-әнисе сүзләре буенча, кыз өйдәге турниктан егылып төшкән. Шуннан соң ул көйсезләнә башлаган, йоклый алмаган. Авыртуга зарланган бала янына табиблар чакырганнар.