Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда чүп машинасы саңгырау хатынның башын сыткан

Мәрхүмәнең саңгырау булуы, кеше сөйләгәнне иреннәрдән карап кына аңлавы турында да билгеле.

news_top_970_100
Татарстанда чүп машинасы саңгырау хатынның башын сыткан

Бүген иртән Түбән Кама шәһәрендә чүп җыю машинасы астында калып, 48 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта НТР хәбәр итә.

Юл һәлакәте Химиклар проспектының 76А йорты ишегалдында булган. Мәрхүмә Татьяна биредә урам себерүче булып эшләгән. Йорт идарәсе рәисе Варвара Замараева барысын да үз күзләре белән күреп торган.

Татьяна, гадәттәгечә, бүген таң белән эшкә керешкән. Коелган яфракларны тырма белән  җыйган. Шул вакытта ишегалдына чүп җыю машинасы килеп туктаган. Артка чигенгәндә, машина белән идарә итүче 30 яшьлек шофер бәрелгән тавыш ишеткән. Нәрсә булуын карарга чыкканда, Татьяна инде аңын югалткан булган, ул шунда ук җан биргән.

Машина йөртүче ир-ат кеше таптатуы турында иң элек йорт идарәсе рәисенә хәбәр иткән. Рәис Варвара Замараева машина астында калган хатын-кызның хезмәттәше - 48 яшьлек урам себерүче Татьяна икәнен күреп алган. 

Йортта яшәүчеләр Татьянаның мәрхәмәтле, тырыш булганын әйтә. Аны халык яраткан. Ул үз эшен намуслы башкара торган булган.

"Бер дигән кеше, яхшы хезмәткәр иде. Ул саңгырау булды, кеше сөйләгәнне иреннәрдән карап кына аңлый иде", – дигән Петр Чувакин.

Мәрхүмәне соңгы юлга озату өчен, бу тирәдә яшәүче кешеәр акча җыя, 17 нче йорт идарәсе дә матди ярдәм күрсәтәчәк. Татьяна күп еллар элек вафат булган сеңлесенең кызын ялгызы гына тәрбияләгән булган.

Әлеге эш буенча тикшерү алып барыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100