news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өч игезәк бозау туган

Гадәттә игезәк бозауларның гомерләре озын булмый яки берсе тугач та үлә икән.

news_top
Татарстанда өч игезәк бозау туган

Узган елның октябрь азагында Шода сөтчелек фермасында бер сыер өч игезәк бозау китергән.  Аларның хәлен "Хезмәт" газетасы белешкән.

"Игезәкләр әлеге сыерның бишенче бозавы. Бозауларны тугач та  махсус читлеккә урнаштырдык. Бик авыр процесс булды. Бозаулаткан чакта тормыш иптәшем Фаяз белән бергәләп ярдәм иттек. Бүген  инде бозаулар күзгә күренә. Алар Гөлниса Корбанова һәм Фәридә Габделхакова тәрбиясендә", – дип куанычлы хәбәрләр ирештергән сөтчелек фермасы ветфельшеры Гөлфәния Габделхакова.

Рәсемдә: игезәкләргә гомер бүләк итүче ветфельшер Гөлфәния Габделхакова (уңда),  бозаулар группасында эшләүче Гөлниса Корбанова яраткан игезәкләре янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар