news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өч балалы гаилә һәлак булды

Карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешкән.

news_top
Татарстанда өч балалы гаилә һәлак булды

28 октябрьдә Татарстанда Песәй-Кырынды трассасының 40нчы чакрымында «КАМАЗ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Авариядә Удмуртиядән килүче өч балалы гаилә әгъзалары үлгән.  Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр итте.

Удмуртия чигендә 14нче модельле «Лада» автомобиле «КАМАЗ» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Җиңел автомобиль шоферы, аның 30 яшьлек хатыны һәм кечкенә балалар (10 яшьлек кыз һәм ике яшьлек игезәкләр) һәлак булган.

Авария мизгеле видеога эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешмәс өчен тормозга басса да, аварияне булдырмый кала алмаган.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар