news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда чәчүне төгәлләп, терлек азыгы әзерли башладылар

news_top

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнде. Чәчүлек мәйданнары 2 млн 580 меңнән артык гектар булды, шул исәптән 1 млн 660 мең гектар сабан чәчүе. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чәчүлек мәйданнары структурасында бөртеклеләр - 1 млн 190 мең га, майлы культуралар - 670 мең га, терлек азыгы - 616 мең га, шикәр чөгендере - 53 мең га.

Агымдагы елда 3,2 млн тоннага якын сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк була.

Бүгенге көнгә терлек азыгы әзерләүгә 30 муниципаль район чыкты. 3,4 тонна печән әзерләнгән, 94,2 мең тонна - сенаж.

Иң күп сенаж Минзәлә районында әзерләнгән - 12,6 мең тонна, Мөслим районында - 8,9 мең тонна һәм Азнакай районнарында - 8,7 мең тонна, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар