Татарстанда чәчү башланды: бөртеклеләрнең мәйданы кими, майлы культураларныкы - арта
Татарстанда быел бөртекле культураларның мәйданнарын киметү дәвам итә, майлы культуралар чәчүне арттырачаклар. Сәбәпләре – бөртеклеләрнең бәясе түбән булу, зур күләмдә запаслар калу һәм майлы культураларның культураларның табышлырак булуы. Гомумән, Россия буенча да шундый ук тенденция күзәтелә, һәм экспертлар фикеренчә, хәзерге шартларда мондый үзгәрешләр акланган.
Чәчүгә чыгымнар — 43 млрд сум
Татарстанда чәчүгә керештеләр. Кайбер районнарда язгы культураларны чәчү башланган инде, барлык районнарда да көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткән иде.
Язгы эшләр, гадәттәгечә, дәүләт ярдәме белән үткәрелә. Язгы кыр эшләренең гомуми чыгымнары 43 млрд сум дип бәяләнә. Хуҗалыклар 2,4 млрд сумны алды инде, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
Гомуми чәчү мәйданы – 2,7 млн гектар, бу – узган ел дәрәҗәсендә. Язгы культураларны 1,7 млн гектарда чәчү планлаштырыла, шуның 818 мең гектары – бөртеклеләр, 684 мең гектары — техник культуралар. Көзге культуралар 485 мең гектарны били – бу күрсәткеч тә үзгәрмәгән. Язгы кыр эшләрен башкару өчен шартлар әлегә уңайлы, дип бәялиләр министрлыкта.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әлегә ел әйбәт килә, көзге культураларның 98 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек халәттә. Октябрьдән алып явым-төшем күләме 290 мм тәшкил итте – бу норманың 120 проценты дигән сүз. Бөтен җирдә дә дым запасы җитәрлек булыр, дип көтәбез», – дип хәбәр итте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Быелгы уңыш буенча фараз – 4,3 млн тонна бөртекле культуралар, 2 млн тонна шикәр чөгендере һәм 1 млн тонна майлы культуралар. Чагыштыру өчен: 2025 елда хуҗалыклар 4,6 млн тоннадан артык бөртекле һәм 2,2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыйды.
Фото: © «Татар-информ»
Майлы культуралар мәйданы арта
Шул ук вакытта чәчү кампаниясе чәчүлек структурасының керемлерәк культуралар файдасына үзгәрү һәм бөртеклеләрнең рентабельлелеге төшү шартларында бара. 2025 елда бөртеклеләрнең мәйданнары 90 мең гектарга киметелде, аларны табышлырак культуралар файдасына бүлделәр.
«Бөртеклеләргә бәяләр төшү аларның мәйданнары кимүгә китерде. Ул мәйданнар көнбагыш, кукуруз, соя, җитен кебек маржалы культуралар файдасына кулланылды. Бу культуралар яхшы потенциал күрсәтте, һәм бәя ягыннан алар күпкә кызыклырак», — дип аңлаткан иде Марат Җаббаров.
Гомумән, 2025 елда бөртекле культуралар 1,3 млн гектарны, майлы культуралар 580 мең гектарны били. Бу сезонда майлы культуралар мәйданын якынча 37 мең гектарга арттырачаклар, дип ачыклык керттеләр министрлыкта. «Майлы культуралар мәйданы бөртекле һәм азык культуралары исәбенә арттырылды», – дип аңлаттылар.
Майлы культураларга кызыксыну артуны узган ел нәтиҗәләре дә раслый: 1 млн тонна җыелган майлы культуралар хисабына үсемлекчелек продукциясе җитештерү, 2024 елга карата, 15 процентка арткан.
Республикада керемлерәк культураларга күчү курсы элегрәк билгеләнгән иде. Якынча ун ел элек Татарстанның ул вакыттагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры (хәзер — ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы) Марат Әхмәтов югары маржалы культураларга басым ясау кирәклеге турында әйткән иде. Бу юнәлешкә хәзерге министр Марат Җаббаров яңа динамика бирде. Шул ук вакытта ул аграрийларны кисәтте: «Чәчүлек структурасын үзгәрткән очракта хуҗалыкларга, иң беренче чиратта, үзләренең техник мөмкинлекләрен бәяләргә һәм чәчү мәйданнарын саклап калырга кирәк».
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Элеваторларында узган ел җыелган 1,1 млн тоннадан артык бөртекле культура саклана
Чәчүлек структурасын үзгәртү базардагы вәзгыять һәм бөртеклеләргә эчке ихтыяҗны яңадан карау белән бәйле. Яңа исәпләүләр буенча, аларга ихтыяҗ 3,2 млн тоннадан якынча 2,5 млн тоннага кадәр кимегән.
Куллану структурасы: якынча 1,6 млн тонна терлекчелеккә китә, 250 мең тонна – он җитештерүгә, 230 мең тонна – спирт продукциясенә, тагын 400 мең тоннадан артыгы – чәчүлеккә.
«Бу күләмнәрне тәэмин итү өчен 1 млн гектардан артык булмаган мәйданга бөртек чәчү җитә», — дип белдергән иде Марат Җаббаров.
Базардагы бәя вәзгыяте дә өстәмә басым ясый. «2024 елдан башлап бөртеккә бәяләр берникадәр үсеш күрсәтте, әмма бүген Россиядә җыем югары булу, экспортка чикләүләр һәм бөртек калдыклары калу сәбәпле, алар төшә», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.
Шул ук вакытта хәзер республика элеваторларында узган ел җыелган 1,1 млн тоннадан артык бөртекле культура саклана, дип хәбәр итте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Фото: © «татар-информ»
«Хуҗалыклар эшли, ә аннары уңыш складларда ята»
Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров элеваторларда зур запаслар турындагы мәгълүматны тискәре бәяләде.
«Әлбәттә, бу начар. Бу – туңдырылган акчалар, без аларны орлыкларның сыйфатын яхшырту, туфракны эшкәртү, хуҗалыкларны үстерү өчен куллана алыр идек. Ә ул бездә болай гына ята. Без, күпме кирәк, шуның кадәр чәчәргә тиеш. Җитештерүгә дәүләт субсидияләр, кредитлар рәвешендә билгеле бер акчалар сарыф итте, һәм бу акчалар ниндидер рәвештә кире кайтырга тиеш. Ә алар кайтмый, чөнки бөртекне сату базары юк», — диде ул.
Аның фикеренчә, дәүләт ел дәвамында бөртекле культураларны сату буенча эш алып барырга тиеш. «Кемдер безгә ниндидер чишелеш тәкъдим итсә иде, әмма ул юк. Булыр әле, дибез. Хуҗалыклар эшли, ә аннары уңыш складларда ята. Чебиләрне көздән саныйлар. Шуңа күрә без көз турында, продукциябезне лаеклы бәягә сату турында уйлыйбыз. Кырларга да шуның белән чыктык», — дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта, Байтемиров сүзләренчә, фермерлар чәчү өчен кулланган продукциянең үзкыйммәте арта. «Ашламаларга, ягулык-майлау материалларына, техникага, җиһазларга бәяләр күтәрелә. Бу яхшыга алып бармый», – дип билгеләп үтте ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Бөртекле культураларның мәйданнарын кыскарту тенденциясе Россия буенча күзәтелә, дип белдерде икътисад фәннәре докторы, РФ авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары Леонид Холод.
«Мәйданнарны киметү – бу гадәти базар тәртибе. Гомуми бөртеклеләр балансы күзлегеннән караганда, бу вәзгыятьне җитди үзгәртер дип уйламыйм. Бездә бөртек һәрвакыт, уртача алганда, артыгы белән иде, ягъни кирәгеннән артыграк. Шуннан зур экспорт потенциалы килеп чыга да. Баланска йогынты ясый алырбызмы-юкмы, шикле. Бу ниндидер үсешкә, бәяләр үзгәрүгә дә китермәс, мөгаен. Чөнки чәчү мәйданнарының 2-3 проценты гына майлы культураларга күчереләчәк», — дип аңлатты ул.
Белгеч сүзләренчә, бөртекле культуралар базары хәзер бик актив түгел — «бәяләр нык үсми». «Базарда конкуренция булганда, бәяләрне болай гына күтәрү мөмкин түгел. Бәяләр үсми, ә аграрийларның чыгымнары арта. Мондый хәлдә алар нәрсә эшли ала? Нәрсә җитештерү табышлырак икәнен карарга. Күрәсең, майлы культураларны җитештерү табышлырак, дип саныйлар», – дип билгеләп үтте ул.
Эксперт фикеренчә, мәйданнар структурасында үзгәрешләр булса да, алар глобаль түгел. Әмма Россиядә чәчү мәйданнары тотрыклы рәвештә кими торган ике культура бар – карабодай һәм арыш, дип искәртә ул. «Карабодай базарында барысы да тыныч, димәк, күпме кулланылса, шуның кадәр җитештерелә. Арышка килгәндә, кара ипи куллану кими бара. Арыш – ул универсаль бөртекле түгел, файдалы, яхшы, әмма бодай түгел. Шуңа күрә мәйданнары кими», – ди ул.
Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева