Татарстанда 2026 елга юл эшләре программасын финанслау күләме 13 млрд сумнан күбрәккә арттырылган. Элек ул якынча 51,71 млрд сум булса, хәзер 64,91 млрд сумнан артып китә. Шул хактагы карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип яза «Татар-информ».
Агымдагы елның гыйнварында Министрлар Кабинеты карары белән программа буенча гомуми чыгымнар 46,61 млрд сумнан бераз артык күләмдә билгеләнгән иде. Мартта Татарстан Хөкүмәте төбәкнең терәк торак пунктларында юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү планнарына үзгәрешләр кертте, әмма чыгымнарның гомуми күләме үзгәрмәде. Май аенда ул 51,71 млрд сумга кадәр арттырылды.
Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында эшләр башкаруга чыгымнар якынча 20,29 млрд сумнан 22,23 млрд сумнан артыкка күтәрелгән.
Шул ук вакытта авыл торак пунктларындагы социаль әһәмияткә ия объектларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә алып бара торган каты өслекле юлларны реконструкцияләүгә һәм төзүгә чыгымнар бераз киметелгән. Федераль бюджеттан субсидияләр күләме 1,12 млрд сумнан 1,1 млрд сумнан азракка, ә республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган акча 416 млн сумнан якынча 406 млн сумга кадәр кимегән.
Татарстанның терәк торак пунктларындагы юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерүгә чыгымнар 8 млрд сумнан 9,7 млрд сумга якын күләмгә кадәр арттырылган.
Элегрәк «Татар-информ» быел республикада юл эшләренә барлыгы 93 млрд сум акча юнәлдереләчәге турында хәбәр иткән иде. Аерым алганда, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төбәктә төбәк һәм җирле әһәмияттәге 200 километрдан артык автомобиль юлын яңарту планлаштырыла.
- Россиянең илкүләм проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар Россия Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм максатларга ирешү һәм илнең 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп коралларының берсе булып тора.