news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда быел илкүләм проект кысаларында 200 чакрым юл төзекләндереләчәк

news_top

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча зур күләмле эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла. 2026 елда төбәк һәм җирле әһәмияттәге 200 чакрымнан артык автомобиль юлын, шулай ук якынча 600 метр күпер корылмасын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Илкүләм проектның арадаш нәтиҗәләре төбәктә транспорт мөмкинлекләренең ничек үзгәрүен ачык күрсәтә. Без асфальт кына җәймибез, ә ышанычлы һәм куркынычсыз юл челтәре булдырабыз. Хәзер үк төбәк һәм җирле әһәмияттәге дистәләгән юл участогы норматив халәткә китерелде, кешеләрнең тормыш сыйфатына һәм территорияләрнең икътисади үсешенә турыдан-туры йогынты ясый торган яңа транспорт бәйләнешләре булдырылды», — дип билгеләп үтте Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Казан агломерациясендә юл инфраструктурасын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы актив гамәлгә ашырыла. Биредә планлаштырылган эшләрнең 98,4 проценты башкарылган. Капиталь чыгымнарның гомуми күләме 2 миллиард сум тәшкил итә. Мөһим объектлар арасында Гудованцев һәм Александр Пархоменко урамнары бар.

Чаллы агломерациясендә эшләрнең 99 проценты үтәлгән, инвестицияләрнең гомуми күләме 1,36 миллиард сумга җиткән. «Чаллы — Зәй — Әлмәт» автомобиль юлында комплекслы эшләр төгәлләнеп килә.Түбән Кама агломерациясендә эшләрнең 95 проценты башкарылган. Капиталь чыгымнар күләме — 480 миллион сум. Шәһәрнең төп магистральләрен ремонтлауга аерым игътибар бирелә.

Проектның төбәк юнәлеше кысаларында гомуми күләме 1,397 миллиард сум булган 43 объектта эшләр тәмамланган. Аерым алганда, «Актаныш — Мөслим» һәм «Арча — Теләче» автомобиль юллары төзекләндерелгән. Моннан тыш, 2026 елда илкүләм проект кысаларында Казаннан өстәмә чыгу юлын — «Казан — Оренбург» автомобиль юлының дублёрын төзү буенча зур проект гамәлгә ашырыла

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар