Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда буранның ничә көнгә сузылачагы билгеле булды

Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 73 проценты яуган.

news_top_970_100
Татарстанда буранның ничә көнгә сузылачагы билгеле булды

Казанда тәүлек ярым дулаган буран КФУ метеостанциясенең 1875 елдан башланган тарихында рекорд куйды. Татарстан территориясендәге иң күп кар Казанда яуган.

Метеостанция җитәкчесе Мәдинә Шәрәпова хәбәр иткәнчә, күзәтү тарихында мондый карлы еллар бармак белән генә санарлык булган.

1975 елның 30 мартында 22,5 мм явым-төшем, 1979 елның 5 гынйварында тәүлек буе буран дулап, 20,5 мм явым-төшем төшкән. 1990 елның 18-20 февраль көннәренә сузылган өч көнлек буранда 39 мм кар төшүе күзәтелгән.

Ә кичә иртәнге 6дан бүгенгә кадәр 24,2 мм кар төшкән. Бу – метеостанция күзәтү тарихындагы абсолют рекорд.

Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 73 проценты яуган.


Татарстан гидрометеоүзәге алдагы биш көнгә дә буран булуы хакында искәртә

Бүген, 5 февральдә, күпчелек районнарда кар ява, көчле буран. Җил көньяктан, 25 м/с тизлектә. Һава температурасы 1-6 градус, юлларда карт көртләре.

Иртәгә, 6 февральдә шулай ук күпчелек районнарда буран булуы ихтимал. Урыны-урыны белән җил. Һава температурасы – 2-7, төнлә 10 градуска кадәр салкын.

7-8 февраль көннәрендә урыны белән талгын гына кар ява. Температура төнлә -6-11 градус, көнбагышта – 16 градуска кадәр салкын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100