news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда буран сәбәпле, юллар ябылды – исемлек

news_top
Татарстанда буран сәбәпле, юллар ябылды – исемлек
Фото: © "Татар-информ"

Һава торышы бозылу сәбәпле (көчле кар яву, күрү мөмкинлеге чикләнү), юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Татарстанда кайбер юллар ябылды. Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

17:00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча чикләүләр кертелде, диелә бу хәбәрдә.

Хәрәкт чикләнгән юллар:

  • «Казан – Оренбург» (Әлмәткә кадәр);
  • «Казан – Ульяновск»;
  • «Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М-7 «Волга»»;
  • М-7 «Волга» автомобиль юлы, Киров шәһәренә таба;
  • М-7 «Волга» һәм М-12 «Восток».
  • «Алексеевск – Әлмәт» региональ автомобиль юлы.

Барлык чикләүләр дә һава торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак, диелә хәбәрдә.

  • Ярдәм кирәк булганда, шалтырату өчен номер: 8(843)533 38 88.

Иртәгә, 8 гыйнварда, Татарстанда һава торышының тагын да ныграк бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе төнендә дә, көндез дә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, бураннар көтелә. Күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк була.

Көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны-урыны белән 15-17 м/с ка кадәр җитәчәк (ТР башкаласында – 15 м/с ка кадәр).

Бозлавык барлыкка килү ихтималы зур. Юлларда кар катнаш шыгырдавык һәм бозлавык, кайбер урыннарда көчле булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар