Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Татарстанда булган хәл: юлда бер кызны үтереп, мәетен тукталыш янына ташлап киткәннәр

Кызны җинаять урыныннан ераккарак алып китеп, ташлап калдырганнар.

news_top_970_100
Татарстанда булган хәл: юлда бер кызны үтереп, мәетен тукталыш янына ташлап киткәннәр
Алабуга районында Иске Казан трассасы буенча барышлый, юлда бер кызны бәрдергәннәр һәм тукталыш янына китереп ташлаганнар, дип хәбәр итә "Алабуга хәбәрләре" сайты.

Машина йөртүче "ашыгыч ярдәм" чакырмаган. Ул кызны машинасына салып, бәрдергән урыннан ераккарак алып киткән.

Шуннан соң гәүдәне Хлыстово авылы янындагы тукталыш кырыенда ташлап калдырган.

Ял көннәрендә мәетне моргка тапшырганнар. Җинаятьченең кем булуы ачыкланган, диелгән әлеге хәбәрдә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100