Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан аномаль җылы һәм нигездә коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада, элеккечә, болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.
Төбәктә көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан 5–10 м/с тизлектә җил көтелә. Көндез, шул исәптән Казанда да, җил тизлеге урыны белән 13 м/с ка кадәр җитәчәк.
Җылы төннән соң (һава температурасы +9.. +14 градус) Татарстанда көндез һава кабат +22.. +27 градуска кадәр җылына. Республика башкаласында термометр баганалары +24..+26 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.