
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, киләсе атнада республикада коры һәм җылы һава торышы урнашачак – чын әбиләр чуагы көтелә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Бүген, 15 сентябрьдә, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 3-8 метр. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +16..+21 градуска кадәр җылыначак.
16 сентябрь сишәмбе һәм 17 сентябрь чәршәмбе көннәрендә дә шундый ук температура көтелә, җил көнбатыш-көньяк-көнбатыштан, тизлеге 3-8 м/с булачак.
Чаллыда иртәгә кояшлы көн көтелә, яңгырлар булмаячак. Иртән һәм кичен +13..+14 градус җылы, көндез +18 градуска кадәр күтәрелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундка 1-2 метр тизлектә исәчәк, диелә хәбәрдә.