Татарстанда терлекләрне рөхсәтсез кертү малчылык өчен төп куркынычларның берсе булып кала. Йогышлы авырулар таралу сәбәпле, республиканың 20 районында карантин чаралары гамәлдә, 20гә якын кеше табиблар күзәтүендә тора. Бу авыруларның кешеләргә һәм хайваннарга ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, алардан ничек сакланырга кирәклеге турында белгечләр «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Ел башыннан мөгезле эре терлектә бруцеллезының өч чыганагы ачыкланган
Быел Татарстанда мөгезле эре терлек бруцеллезының өч чыганагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.
Беренче очрак апрельдә Әлмәт районының Ямаш авылында ачыкланган. Ноябрьдә тагын ике очрак теркәлә: Яшел Үзән районының Иваново авылында һәм Бөгелмә районының Карабаш авылында. Бөтен очракларда да авыру республикага документларсыз алып кайтылган терлекләрдә табылган. Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында ит токымлы сарыклар авырган. Алар төрле урыннардан алып кайтылган.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Бездә аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар буенча вазгыять киеренке. Авырулар таралуның төп сәбәбе – малларны санкциясез алып кайту. Авырулар арасында бруцеллез һәм котыру чире бар», – дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин.
Барлык очраклар буенча да чаралар күрү өчен хатларны республика Прокуратурасына, Эчке эшләр министрлыгына һәм Россельхознадзор идарәсенә юллаганнар. Авыру таралуны кисәтү өчен 12 ноябрьдә район башлыклары, башкарма комитет һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында онлайн режимда чираттан тыш республика штабы узган.
Бруцеллез – хайваннарда һәм кешеләрдә була торган йогышлы хроник авыру, ул күренеп торган клиник билгеләрсез генә уза ала. Аны бары тик лаборатория шартларында гына ачыклап була.
Кеше бу чирне авыру хайван белән элемтәгә кереп, шулай ук кайнатылмаган сөт яки тиешенчә термик эшкәртү узмаган ит кулланып йоктыра ала.
Инфекцияне таратуда төп рольне терлекне арзан бәядән, документларсыз сатып алып, халыкка сатучы алыпсатарлар уйный. Нәтиҗәдә, авыру зур терлекчелек комплексларына да эләгергә мөмкин.
«Республикада көн саен 5 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Шуңа күрә биологик иминлек мәсьәләсе аеруча кискен тора.
«Республикада көн саен 5 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Шуңа күрә биологик куркынычсызлык мәсьәләсе аеруча мөһим. Терлекләрне республикага кертү өчен Баш ветеринария идарәсе белән алдан килештерү, һәр партиягә ветеринария таныклыгы булу һәм хайваннарны төп көтүгә кушканчы бер ай карантинда тоту мәҗбүри», – диде Мотыйгуллин.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Әмма, спикер сүзләренчә, бу чаралар бөтен хуҗалыкларда да үтәлми.
Бруцеллез аеруча куркыныч авырулар исемлегенә керми. Шуңа күрә авыру терлекләрне махсуслаштырылган ит комбинатларына җибәрәләр. Анда хезмәткәрләр вакцинация узган була, ә итне бик югары температураларда колбаса өчен эшкәртәләр. Россиядә мондый ит комбинатлары аз. Алар малны түбән бәядән сатып ала, бу – хуҗалыклар өчен бик зур икътисади чыгымнар. Мондый итне ирекле сату тыелган.
Әлмәт һәм Бөгелмә районнарындагы терлекләрне махсуслаштырылган ит комбинатларына җибәргән булганнар. Яшел Үзән районыннан 140 баш малны узган якшәмбедә җибәргәннәр, калганнарын да шулай ук эшкәртүгә җибәрәчәкләр.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Бруцеллез чыганагы аркасында 22 кеше күзәтү астында
Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина мәгълүматларына караганда, Татарстанда бруцеллез чыганагы урыннарында маллар белән элемтәдә булган 20гә якын кеше медицина күзәтүендә.
Аның сүзләренчә, бруцеллез һәм котыру чире кеше һәм хайваннар өчен уртак авыруга керә. Кеше аларны бары тик хайваннан гына йоктыра ала: турыдан-туры элемтә аша яки хайваннардан алынган продуктларны кулланганда. Бу инфекцияләр кешедән кешегә күчми.
«Кеше бу очракта инфекциянең алга таба таралуында катнашмый. Ләкин, кеше организмына эләгеп, авыру үзенең бөтен агуын чыгара, шуңа күрә хайваннардан йога торган бөтен авырулар да гаять авыр, өзлегүләр белән уза, организмның бик күп системаларын зарарлый», – диде Любовь Авдонина.
Спикер искәрткәнчә, бруцеллез буенча 2023 елдан республикада җитди уңышсызлык булган: зур оешмаларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыру берничә мәртәбә чыга. 2023 елда 10 кеше, 2024 елда – 22, 2025 елда 7 кеше авырган. Оператив чаралар һәм Татарстан Министрлар Кабинеты раслаган бишьеллык профилактика планы ярдәмендә, быел терлекләр арасында авыруның бер генә очрагы теркәлгән. Ул республикада теркәлгән өч чыганак белән бәйле булмаган.
«Өч очрак буенча да авыру хайваннар белән элемтәдә булган кешеләрне күзәтәбез. Аларның саны – 20гә якын. Барысы да лаборатор тикшерү узды, нәтиҗәләр тискәре. Әмма тикшерүләр өч тапкыр үткәрелә: ике атнадан соң кабат, тагын ике атнадан соң өченче тапкыр», – дип аңлатты Авдонина.
Кешеләргә бруцеллезга каршы күпләп вакцина ясамыйлар. Вакцина авыру хайваннарны караучыларга яки ит эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә ясала.
Төп профилактика чаралары – хайваннарны караганда һәм терлек асраганда санитария таләпләрен үтәү. Авыру хайваннардан алынган азык-төлек продукциясе халыкка сатылмый, ә махсус заводка җибәрелә. Анда барлык технологияләр үтәлә, әзер продукциянең һәр партиясе лаборатор тикшерү уза.
«Заводтан бер генә продукция дә куркынычсызлыгы расланмыйча чыгарылмый», – дип ышандырды спикер.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Республикада котыру чиренең 34 очрагы ачыкланган
Ел башыннан Татарстанда котыру чиренең 34 очрагы теркәлгән, 20 районда карантин чаралары кертелгән.
«Котыру – үзәк нерв системасын зарарлый торган катлаулы авыру, ул әле антик вакытлардан ук билгеле. Кешеләрне дә, хайваннарны да дәвалау әлегә кадәр эшләнелмәгән», – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Спикер сүзләренчә, вирусның төп чыганагы – кыргый ерткыч хайваннар, беренче чиратта төлкеләр. Авыру хайваннар торак пунктларга килә һәм мәче, этләрне тешли. Шулай итеп вирус йорт хайваннарына күчә. Быел мәче һәм этләрдә котыру авыруының 12 очрагы теркәлгән.
«Узган ел кышның җылы булуы һәм кар катламының калынлыгы кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерде. Бу – төлкеләр өчен төп азык һәм авыру йоктыру чыганагы булып санала», – дип аңлатты Мотыйгуллин.
Республиканың Дәүләт ветеринария хезмәте йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация уздыра. Спикер быел теркәлгән ике авыру очрагы турында сөйләде. Минзәлә районында прививка ясатылмаган бозау авырып китә, ә Әлки районында шәхси хуҗалыкта мөгезле вак терлектә авыру ачыклана – аңа ясалган вакцина срогы ахырына якынлашып килгән була.
Авыру таралу куркынычын киметү өчен Ветеринария идарәсе Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә кыргый хайваннарны ату оештыра. Республика районнары өчен гомуми чик куелган – 10 мең төлке. 2024 елда 6 634 хайван, 2025 елда 7 509, ә быел ел башыннан 7 416 хайванны атканнар.
«Районнар итәк-чабуларын җыйсын һәм котыру чире алга таба таралмасын өчен атна саен исәп-хисап алып барабыз», – диде спикер.
Аның сүзләренчә, «кызыл зонага» эләккән кайбер районнарда кыргый хайваннарны ату начар бара. Тагын бер проблема бар – төлкеләр торак пунктлар тирәсендә торган саен ешрак яши башлады, ә аларның кыяфәте үзгәрде.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Бөтен йорт хайваннарына да котыруга каршы прививка ясатылган булырга тиеш»
Любовь Авдонина котыру авыруының үлем белән тәмамлану ихтималы 100 процент булуын искәртте. Бу авырудан кешеләрне дә, хайваннарны да дәвалау мөмкин түгел.
Республикада кешеләр арасында авыру очраклары теркәлмәгән; соңгысы 2014 елда, читтән кергән очрак булган – Татарстан кешесе Һиндстанда эт тешләгәннән соң авыру йоктыра һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми.
«Бөтен йорт хайваннары да теркәлгән һәм котыруга каршы вакцинацияләнгән булырга тиеш. Вакцинаны бер тапкыр гына түгел, ә аның куллану тәртибендә күрсәтелгән вакыт аралыгында ясарга кирәк. Бу этләргә генә түгел, ә дачага алып бара яки урамга чыгып йөри торган песиләргә дә кагыла», – дип мөрәҗәгать итте Любовь Авдонина республика халкына.
Котыру вирусы селәгәй аша йога – тешләгәндә генә түгел, лайлалы тышча яки тирдәге зарарланган урыннар булып, эт кешене яласа яки тиресенә борыны белән орынып китсә дә йога.
«Әгәр хайван тешләсә яки аның белән шундый башка элемтә булса, кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыруга каршы прививкалар курсын узу мөһим. Хәзер элеккеге кебек 40 укол ясамыйлар, 90 көн эчендә алты прививка ясала. Әгәр сезгә таныш хайван 10 көн дәвамында исән-сау булса, медицина хезмәткәрләре белән киңәшләшеп, прививкалар курсын туктатырга мөмкин», – дип аңлатты ул.
Любовь Авдонина өлкәннәргә балалар белән дә эш алып барырга кушты: караучысыз хайваннарга кагылырга, аларга якын килергә ярамый, ә йорт хайваннарына прививка ясатырга һәм аларга җаваплы карарга кирәк.
«Бүген вазгыять идарә итеп булырлык дәрәҗәдә. Ләкин халыкка зур үтенеч бар: үз сәламәтлегегезне кайгыртыгыз һәм хайваннар белән элемтәдә булганда профилактика чараларын үтәгез», – дип йомгаклады Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Россельхознадзор хайваннарда авырулар сәбәбен атады
Дөньяда эпизоотик вазгыятьнең начараюы һәм хайваннарны республикага законсыз кертү Татарстанның терлекчелек тармагы өчен төп куркынычлар булып кала. Бу хакта Татарстан буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Мария Грибанова.
Габделхак Мотыйгуллин вирусның зур терлекчелек оешмасына вирусның ничек керүенә мисал китерде. Хезмәткәр шәхси хуҗалыгы өчен интернеттагы белдерү буенча мал алырга, ә икенче көнне эшкә килгәч, инфекцияне җитештерү комплексына кертергә мөмкин. Шул ук вакытта хәтта транспортны дезинфекцияләү һәм киемне алыштыру да бу куркынычны юкка чыгармый.
«Ящур вирусы кием өслегендә 40 көнгә тикле яши, инкубация чоры 14 көн. Безнең комплексларны сакларга кирәк – Татарстан инде күп еллар дәвамында сөт савып алу буенча беренче урыннарда бара», – диде ул.
Шулай ук спикер сүзләренчә, мондый авыруларның кабынуы хуҗалыкларга икътисади зыян гына салып калмый, ә бәяләрне арттырырга һәм азык-төлеккә кытлык та китереп чыгарырга мөмкин.
Терлекләрне республикага законсыз кертүне булдырмау өчен Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән даими эшли торган һәм күчмә ветеринария-полиция постлары оештырылган. Ел башыннан аларда 8 меңнән артык автомобиль тикшерелгән һәм берничә хокук бозу очрагы ачыкланган.
Октябрь һәм ноябрь айларында гына да хайваннарны республикага законсыз кертүнең җиде очрагы теркәлгән. Терлекләрне алга таба күчерү шул урында ук туктатылган, хокук бозулар турында мәгълүмат хокук саклау органнарына һәм башкарма комитет җитәкчеләренә җибәрелгән.
Быел Россельхознадзор мондый хокук бозуларга юл куйган хуҗалыкларга эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү турында 32 күрсәтмә биргән. Алып кайтылган терлекләрне карантинга ябарга, идентификацияләргә һәм аеруча куркыныч авыруларны булдырмас өчен алардан пробалар алырга кирәк.
Республикада ящур, дуңгызларның Африка чумасын, югары потогенлы кош гриппын һәм бруцеллезны ачыклау өчен эпизоотик мониторинг даими алып барыла. Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә белгечләр аучылык җирләрен һәм зур кошчылык һәм дуңгызчылык хуҗалыклары янындагы территорияләрне тикшерә.
Моннан тыш, республикага аеруча куркыныч авырулар кермәсен өчен, Россельхознадзор тикшерүләр һәм профилактика чаралары уздыра. Ел башыннан бирле ведомство белгечләре 250 күчмә тикшерү, 78 планлы тикшерү һәм 26 инспекция сәфәре оештырган.
Терлекләрне карантинда тоту кагыйдәләрен (РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.6 маддәсе) бозган өчен штрафлар каралган:
- гражданнарга 3 – 5 мең;
- вазифаи затларга – 15 – 30 мең;
- юридик затларга 50 – 150 мең сум.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Хокук бозулар ачыкланса, хуҗалык итүче субъектларга кисәтү белдерәләр, ә тикшерелүче затлар белән үзара хезмәттәшлекне күздә тоткан контроль чаралар нәтиҗәләре буенча хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарталар.
Авыл хуҗалыгы терлекләрен ветеринария документларыннан башка алып кайткан өчен штраф каралган:
- гражданнарга – 3 – 5 мең;
- вазифаи затларга – 30 – 40 мең;
- юридик затларга – 300 – 500 мең сум.
Терлекләрне карантинда тоту кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган:
- гражданнарга – 3 – 5 мең;
- вазифаи затларга – 15 – 30 мең;
- юридик затларга – 50 – 150 мең сум.
Ветеринария кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында эпизоотияләр тараткан өчен Россия Җинаять кодексының 249 маддәсе буенча җаваплылык – 120 мең сумга кадәр штраф һәм ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Республикада бу маддә әлегә кулланылмаган, әмма Габделхак Мотыйгуллин әйткәнчә, ул кулланылырга мөмкин.
Россельхознадзор да хуҗалыкларга хезмәткәрләрен биоиминлек кагыйдәләренә өйрәтергә, махсус тренинглар уздырырга һәм авыруга шик туган очракка инструкцияләр эшләргә киңәш итә. Мондый очраклар турында, инфекция таралмасын өчен, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә һәм Россельхознадзорга хәбәр итәргә кирәк.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова