news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

news_top

Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», – диелә хәбәрдә.

Татарстан территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы иртәнге 3ләр тирәсендә кертелде. Шул сәбәпле мобиль интернет чикләнде.

Татарстанда әлеге режим сәбәпле, бүген мобиль интернет эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде, дип, Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Галимова ассызыклаганча, уңайсызлыклар м вакытлыча, алар иминлек тәэмин итү өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар