news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы: Казан аэропортында «Ковер» режимы кертелде

news_top
Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы: Казан аэропортында «Ковер» режимы кертелде

Татарстан территориясендә пилотсыз һава чаралары һөҗүме куркынычы игълан ителде – Казан аэропорты өчен «Ковер» режимы кертелде. Әлеге мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымтасында чыкты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле, Түбән Кама аэропортында да чикләүләр кертелде, дип хәбәр итте Росавиация. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Ковер» режимы турында игълан итте.

Исегезгә төшерәбез, кичә республика өстендә 5 дошман беспилотнигын бәреп төшерделәр. 24 июньдә 11.08 сәгатьтән 25 июньдә 5.15 сәгатькә кадәр «Беспилотниклар куркынычы» режимы булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар