Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда биш көн элек югалган әбине кар көртеннән тапканнар

news_top_970_100
Татарстанда биш көн элек югалган әбине кар көртеннән тапканнар
Фото: Заинск ВК аккаунтындагы видеодан скриншот

Чаллы шәһәре янындагы «Дуслык» бакчачылык ширкәте районында 77 яшьлек әби мәете кар көрте астында табылган. Аны 5 көн эзләгәннәр. Әбинең әйберләре дә шунда яткан. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Хатын-кыз 19 гыйнварда югалган. Ул өеннән чыгып, трамвай тукталышына таба киткән. «Домостроители» тукталышында 8нче трамвайга утырып, ГЭС бистәсенә таба китә. Аннары аның эзе югала.

Сhelny-biz.ru белешмәсе буенча, Игенче авылы районында әбинең элек дачасы булган. Ул деменция белән авырган. Хәзер аның ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100