Татарстанда биш кешедән торган гаиләне фатирдан чыгарганнар. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, моңа суд карары һәм Нурлат районы суд приставлары бүлегендә булган тиешле башкару эше нигез булган.
Суд карары нигезендә, биредә яшәүчеләр сәүдә нәтиҗәсендә яңа хуҗа милкенә күчкән ипотека фатирын бушатырга тиеш булган. Әмма гаилә торакны үз теләге белән бушатырга теләмәгән: суд приставларының таләпләрен үтәмәгән, ишекне ачмаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шуннан соң суд приставы-башкаручы мөлкәтне тапшыру белән бәйле булмаган таләпләрне үтәүдән баш тарткан өчен бурычлыларга башкару җыемы билгеләгән, акчага арест салган, шулай ук суд карарын үтәмәү нәтиҗәләре, шул исәптән административ җаваплылыкка тартылу ихтималы турында аңлаткан.
Гаилә әгъзалары торакны бушатып, ачкычларны банк вәкиленә тапшырган. Яңа хуҗаның хокуклары торгызылган, диелә хәбәрдә.