Татарстанда соңгы көннәрдә бина түбәләреннән кар төшү сәбәпле кешеләр зыян күргән өч очрак теркәлгән. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баулы шәһәрендә шәхси йорт түбәсеннән кар массасы төшеп, 75 яшьлек ир-ат җәрәхәтләнгән. Аның тезе имгәнгән.. Табиблар караганнан соң, аны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Охшаш хәл Васильево бистәсендә (Яшел Үзән районы) булган. 70 яшьлек хатын-кыз өстенә күпфатирлы йорт түбәсеннән төшкән. Табиблар аңа баш мие селкенү һәм балтыр сөяге сыну диагнозы куйган. Хатын-кызны район хастаханәсенә озатканнар.
Тагын бер кар төшү очрагы Буа шәһәрендә теркәлгән. Анда кибет түбәсе өлешчә ишелгән һәм якынча 150 квадрат метр мәйданга зыян килгән. Бинадан 13 кеше (өч хезмәткәр һәм ун сатып алучы) үзләре чыккан. 40 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләнгән, аңа баш имгәнү диагнозы куелган һәм амбулатор дәвалану билгеләнгән, дип яза «Татар-информ».