news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда билгеле журналист мәете табылды

Югалыр алдыннан мәрхүм ир-ат дусты белән очрашкан.

news_top
Татарстанда билгеле журналист мәете табылды
9 сентябрьдә Чаллы шәһәренең танылган тележурналисты Егор Орловны Алабуга районында үле килеш тапканнар. Бу турыда «Татар-информ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткән иде.
  • Егор Орлов озак еллар «РЕН ТВ-Набережные Челны» телеканалында хәбәрче һәм алып баручы иде. Аның соңгы эш урыны Чаллының IТ-парк мәйданчыгында булган.
7 сентябрьдә 30 яшьлек Егор Орлов «Kia Rio» автомобилендә эшкә киткән. Бу көнне ул өенә кайтмаган. Шуннан соң туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, Егор Орлов суда баткан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 30 яшьлек ир-атның мәетен Алабуга районындагы Атарка елгасында водолазлар табып алган. Әлеге факт буенча тикшерү алды эшләре башкарыла.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, югалган көн алдыннан, бу ир-ат дусты белән очрашкан. Шул очрашудан соң элемтәгә чыкмый башлаган. Танышы сүзләре буенча, ул наркотик матдәләр кулланган. Берникадәр вакыттан соң, ул үзенең машинасына утырып, билгесез юнәлештә китеп барган.

8 сентябрьдә урман полосасы янында аның машинасын тапканнар. Машинаның ишекләре ачык, ачкычы кабызу замогында булган. Ир-атның әйберләре һәм документлары автомобильдә калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар