Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда билгеле хирург Рөстәм Зәбиров вафат булган

news_top_970_100

Түбән Кама үзәк районы күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәте табиб-хирург Рөстәм Зәбиров вафат булуын хәбәр итте.

Аңа 70 яшь иде.

Рөстәм Зәбиров 45 ел табиб булып эшли. Хезмәт юлын Түбән Кама хастаханәсендә 1985 елда башлый. 2020 елда лаеклы ялга китә.

«Рөстәм Гарифович медицинаны ихлас яратты. Хирургия аның балачак хыялы булган. Аны бик җаваплы, зирәк белгеч дип искә алалар. Ул һәрчакта да бар кешегә дә ярдәм итәргә тырышты, авыруларны терелтте, хезмәттәшләренә яхшы сүзләре белән ярдәм итте», дип искә алалар мәрхүмне.

Рөстәм Зәбировны соңгы юлга 14 июльдә Тынычлык урамындагы 37 йортның 7 подъезды янында озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100