news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда билгеле табибның үлеме турында ялган хәбәр таратканнар

Түбән Кама шәһәре администрациясенең матбугат хезмәте вәкиле дә, табибның урынбасары да 40 еллап эшләүче табиб-гинеколог исән булуын хәбәр итә.

news_top
Татарстанда билгеле табибның үлеме турында ялган хәбәр таратканнар
https://pixabay.com

Түбән Кама шәһәрендәге 1нче хастаханәнең гинекология бүлеге җитәкчесе Юрий Алексеевич Почитаев үлде дип, социаль челтәрләрдә хәбәр таратканнар. Бу фейк булып чыккан. НТР-24 каналы шул хакта хәбәр итте.

Башта табибның үлеме турында социаль челтәрдә хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлегенә багышланган бер төркемдә язалар. Шуннан соң НТР-24 телеканалы әлеге хәбәрне тикшерә башлый. Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте вәкиле һәм Почитаевның урынбасары Светлана Борошович табибның үлеме турында хәбәр ялган булуын әйтә.

Борошович сүзләренчә, доктор да, аның хезмәттәшләре дә бу хәлне күреп ачуланган.

Фейк яңалык барлыкка килү сәбәбе билгесез. Табиб бераз авырып, эшкә килми торган, шуңа күрә аны үлде дип уйлаулары ихтимал. Аның урынбасары журналистларга хәбәр иткәнчә, доктор инде терелә башлаган, ул шушы көннәрдә эшкә киләчәк, диелә бу хәбәрдә.

Фейк яңалык тараткан төркем хәзер элеккеге адресы буенча эшләми, аның исемен дә үзгәрткәннәр.

Юрий Алексеевич Почитаев — Татарстанның атказанган табибы. Түбән Каманың 1 номерлы Күп профильле үзәк район хастаханәсенең гинекология бүлеген 1984 елдан бирле җитәкли. Табиб булып 40 ел эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар