Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда билгеле хореограф, рәссам, бию театры җитәкчесе 42 яшендә вафат булган

Ул В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетының Mix Style бию театры җитәкчесе иде.

news_top_970_100
Татарстанда билгеле хореограф, рәссам, бию театры җитәкчесе 42 яшендә вафат булган

14 ноябрьдә Татарстанда билгеле хореограф, рәссам, Mix Style бию театры җитәкчесе Кабул Амонов 42 яшендә вафат булган. Аны 15 ноябрьдә туган ягы — Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә җирләгәннәр. Бу турыда Фейсбуктагы сәхифәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт хәбәр итте.

«Аның исеме Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәниятенә язылды. Кабул Амонов Татарстан һәм Россиянең мәдәният, сәнгать, мәгариф эшлеклеләре арасында зур хөрмәт казанган иде. … Аның һәр әсәре тирән фәлсәфи мәгънә белән сугарылган. Ул студентлар клубы әгъзасыннан башлап заманча хореография остасына кадәр юл узды», — дип яза ул.

Кабул Амонов безнең белән булмаса да, биюләренең һәр хәрәкәтендә, гаҗәеп костюмнарында, мелодияләрендә, җырларында аның турында истәлек яшәр. Бик күп студентларга иҗат һәм мәдәният дөньясына юл ачкан Mix Style коллективы (В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновацион университеты) да эшен дәвам итәр, дип яза Рәмис Аймәт.

Комментарийлардагы сорауга җавап итеп, Рәмис Аймәт мәрхүмнең баш мие яман шешеннән үлүен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100