Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда берьюлы берничә җинаять кылган 12 кеше кулга алынды

Тикшерү версиясе буенча, яшьләр үткән елда Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләре территориясендә төрле җинаятьләр кылган, шул исәптән 23 кибет баскан һәм 400 мең сумга якын азык-төлек продуктларын урлаган.

news_top_970_100
Татарстанда берьюлы берничә җинаять кылган 12 кеше кулга алынды
pixabay.com/ru

Татарстанда мөлкәти җинаятьләр кылуда гаепләнгән 12 кешегә, шул исәптән бер кыз һәм 4 балигъ булмаган балага карата җинаять эше тикшерелде. Бу хакта Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә.

Аларның һәркайсы роленә карап, Россия Җинаятьләр кодексының җиде төрдәге маддәсе: урлау, талау, һөҗүм итү, машина куып алып китү, хулиганлык, кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү һәм кыйнауда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елда яшьләр Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләре территориясендә төрле төрдәге җинаятьләр сериясен ясаган, шул исәптән 23 тапкыр кибеттән урлау буенча 400 мең сумга якын азык-төлек продуктларын алып чыккан.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от sledcom_tatarstan (@sledcom_tatarstan)

Әйтик, дүрт җинаятьче июнь аенда Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан кибетнең пыяла ишеген ватып, 61 мең сумнан артык шоколад, сагыз, аракы һәм тәмәке ише әйберләр урлаган.

Моннан тыш, гаепләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кешегә һөҗүм иткәннәр. Ирнең битенә газ баллончигыннан газ сиптерәләр, шуннан соң кыйныйлар һәм 20 мең сум акчасын урлыйлар. Шул ук вакытта һөҗүмчеләр аның машина ачкычын да тартып алырга маташкан.

Шулай итеп гаепләнүчеләрнең җинаять эшләүдәге 29 эпизоды ачыкланган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җинаять кылган вакытта аларның алтысы балигъ булмаган. Суд тарафыннан тикшерүче үтенече буенча дүрт җинаятьчегә карата сак астына алу рәвешендә кисәтү чаралары сайланган. Тикшерү нәтиҗәсендә җинаять дәлилләре шактый күп җыелган, шуңа бәйле рәвештә җинаять эше судка җибәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100