Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда беренче матурлык бәйгесендә иң шәп сыерны сайладылар - исемлек

Туксанлап сыер һәм тана матурлык бәйгесендә катнашты. Сайлау кысаларының берсе — сыерның йөреше.

news_top_970_100
Татарстанда беренче матурлык бәйгесендә иң шәп сыерны сайладылар - исемлек
https://agro.tatarstan.ru

1-3 июльдә «Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узды, анда голштин токымлы 90нан артык мөгезле эре терлекләр арасыннан иң яхшы сыерларны һәм таналарны билгеләделәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бу конкурсны беренче тапкыр уздырабыз. Без чит илдә күреп кайткач, нәселле сыерлар арасында Татарстанда да шундый конкурс үткәрергә булдык. Конкурста яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең — сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүчеләрнең голштин токымлы 90нан артык сыеры катнаша. Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Алга таба да бу конкурсны үстерәчәкбез», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Сыерлар Голштин-фриз токымының бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьер  билгеләре буенча бәяләнде. Төп билгеләр — 18, тагын һәр илдә үзләренең өстәмә билгеләре бар, шулай ук хайваннардагы җитешсезлекләр дә исәпкә алына.

Барлык билгеләр  комплекслы блокларга бүленә: сыерның сөтлелеге, көрлеге, гәүдә торышы, җилене һәм аяк-тояклары. Сайлау критерийларының берсе — сыерның йөреше. Моның өчен хуҗалыклар белгечләре Голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе вәкилләреннән күнекмәләр алдылар. 

Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлап алу өчен Венгрия Республикасының голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләрнең илкүләм ассоциациясенең халыкара профессиональ бәяләүчесе Шебёк Тамаш чакырылды.

«Мин әлеге рингтан рәхәтлек алдым, бу искиткеч конкурс. Киләчәктә бу конкурсның үсәчәгенә ышанам һәм Россиядә ул популяр булыр дип уйлыйм. Бүгенге тамашаны без Европа илләрендәге кебек үк үткәрергә  тырыштык, ул Европа дәрәҗәсендә узды. Мин Татарстанга бу юнәлештәге эшне дәвам итүләрен телим, сез бик тиз үсәсез, чөнки терлекчелекне үстерү өчен барлык шартлар да бар», — диде Шебёк Тамаша.

Конкурста бер матур сыер белән генә чикләнмәделәр. 

«Таналар» төркемендә беренче урынны Кукмара районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан Илнур Шәмсетдинов сыеры алды.  2 урында — Әлки районының «Красный Восток Агро» АҖеннән Руслан Нуруллин сыеры, 3 урынны — Кукмара районының «Урал» АХҖКыннан Айдар Галиев сыеры.

«Бер мәртәбә бозаулаган таналар» номинациясендә беренче урынны Әтнә районының «Таң» АХҖКыннан Илзирә Сафина сыеры алды, 2 урынны — Алабуга районының «Мир» ҖЧҖеннән Андрей Ветошкинныкы, 3 урынны — Кукмара районының «Восток» ҖЧҖеннән Дамир Шакиров танасы.

 «Берничә еллык сыерлар» төркемендә беренче урынны Балтач районының «Кызыл юл» АХҖКыннан Рәис Нигъмәдшин сыеры алды, икенче урынны — Алабуга районының «Мир» ҖЧҖеннән Андрей Ветошкинныкы, өченче урынны Кукмара районының «Вахитов» ҖЧҖеннән Шамил Галиәхмәтов сыеры алды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100