news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылды

news_top

Республикада урып-җыю кампаниясе көннән-көн кыза бара. Барлык районнарда бөртеклеләр җыялар, бүгенге көнгә 1 млн 82 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 40 ц/га. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Бөтен республика буенча 125 мең тонна авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган, бөртеклеләр 270 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 24% тәшкил итә.

Иң күп мәйданда Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки районнарында суктырылган - барлык мәйданның 40%тан артыгы. Иң югары уңдырышлылык Тәтеш, Аксубай, Зәй һәм Мамадыш районнарында - гектардан 50 центнердан артык, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар