Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер йортта хуҗа хатынның дусты янып үлгән

Иртәнге якта чыккан янгын тиз арада йортны чолгап алган.

news_top_970_100
Татарстанда бер йортта хуҗа хатынның дусты янып үлгән

7 октябрьдә  иртәнге якта Яшел Үзән районының Бритвино авылында янгын чыга. Фаҗигадә йорт хуҗасының дусты янып үлә. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Зур кызыл урамындагы бер этажлы йортта килеп чыккан. Коткаручылар килеп җиткәндә, янгын йортны тулысынча чолгап алган була. Өй түбәсе дә яртылаш ишелеп төшә.

63 яшьлек хуҗа хатын йорт эчендә үзенең дусты калуын сөйли. Йорт хәрабәләрен актарганда, коткаручылар бу ир-атның мәетен таба.

Янгын электр җиһазларын дөрес файдаланмаудан килеп чыккан булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100