Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер укытучыны сәхнәдә шәрә килеш биегәне өчен эшеннән куганнар - видео

Алабугада бер кичәдә укытучы сәхнәдә ярымшәрә килеш биегән. Аны видеога төшереп алганнар һәм ата-аналар чатына җибәргәннәр.

news_top_970_100
Татарстанда бер укытучыны сәхнәдә шәрә килеш биегәне өчен эшеннән куганнар - видео
видеодан скриншот

Расланмаган мәгълүматларга караганда, хатын-кыз Алабуга мәктәпләренең берсендә укыта. Укытучы ханым GAYAZOV BROTHER төркеме җырына сәхнәгә чыккан, биергә тотынган һәм күлмәген салырга уйлаган — чишенә башлаган, — дип яза InKazan порталы.

Портал редакциясе әйтүенчә, видеоны прокуратурага җибәргәннәр, ә укытучыны эштән куганнар. Inkazan редакциясе Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка раслауны сорап мөрәҗәгать иткән.

Элегрәк әлеге укытучы Алабуганың 9нчы санлы мәктәптә эшләгән дигән мәгълүмат таралган булган. InKazan порталына уку йорты хезмәткәрләре арасында андый кеше юк, дип әйткәннәр.

Укытучыны яклаучылар да табылган: «Мескенкәй, аның белән бергә булганнар телефоннарын чыгарып төшереп торганнар. Беркем дә өстен капламаган», «Теләсә нинди мәгълүматны таратканчы, баштан тикшереп чыгарга кирәк», «Интернет начар нәрсә, барысы да көлеп калыр иде, Яңа елга искә алырлар иде дә, онытырлар иде. Хайп ясаганнар», «укытучыларга нахак сүзләр әйтмәгез, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», «9нчы мәктәптә андый укытучы юк», — дип язганнар.

Кайберәүләр исә бу хәлне күреп шаккаткан: «Артыгын эчкәндер», «коточкыч», — дигәннәр. Шулай да, күбесе бу хәлнең Алабугада булуына ышанмавын әйткән. «Алабугада булмаган бу, дөрес түгел», — диючеләр бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100