Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер укучы кызны елан тешләгән

Татарстанның Алабуга муниципаль районында бер кыз баланы елан тешләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Алабуга районы Эчке эшләр бүлегендә хәбәр иткәннәр.

news_top_970_100
Татарстанда бер укучы кызны елан тешләгән

Елан һөҗүменә 13 яшьлек кыз кичә, 29 нчы июньдә, “Радуга” санаторие базасында дучар була. Баланың санаторийга ял итәргә Зәйдән килүе мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, зыян күргән бала Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган. Хәзер елан чагу очрагының барлык нечкәлекләре тәгаенләнә.

Әйтергә кирәк, Алабугада елан тешләү очраклары шактый еш күзәтелә. Былтыр да июль азагында, шәһәр читендәге бакчада җиләк җыйганда, 11 яшьлек кызны агулы елан чакканы турында хәбәр ителде. Үткән елгы җәйдә елан тешләү буенча моның өченче факт икәнлеге әйтелгән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100