Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер кызны элеккеге сөйгән егете урлаган һәм кыйнап торган

Кызы югалгач, әни кеше баласының бәлагә таруын аңлап алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Татарстанда бер кызны элеккеге сөйгән егете урлаган һәм кыйнап торган
https://pixabay.com

Казанда 32 яшьлек ир-ат элек очрашып йөргән 22 яшьлек сөйгән кызын урлап алып киткән һәм кыйнап торган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, егет белән кыз очрашып йөри, аннары кыз аерылышу турында карар кабул итә. Шуннан соң ир-ат кызны эзәрлекли, яный башлый. 

5 октябрьдә кич белән 32 яшьлек ир-ат дустын ияртеп килә һәм кызны эшеннән каршы ала, көчләп машинага утырта. Башта кызны бер фатирга алып киләләр, аннары ир-ат үзе арендалый торган фатирга алып кайталар. 

Ир-ат кызны кыйный, үтерү белән яный.

Аннары кызның анасы баласының бәлагә таруын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре кызны коткара, ир-ат исә җинаятькә катнашы булуын кире кага.

«Кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100