Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер кешедә куркыныч тропик чир - «фил авыруы» табылган

Суалчаннар мине эчтән ашый, ди Һиндстанда ял иткән ир.

news_top_970_100
Татарстанда бер кешедә куркыныч тропик чир - «фил авыруы» табылган

Татарстан-24 каналы хәбәр итүенчә, Бөгелмәдә яшәүче бер ирдә бик сирәк очрый торган куркыныч тропик чир — филяриоз табылган. Ул 8 майда Һиндстаннан кайткан булган.

Ун көннән соң аның температурасы күтәрелә. Бу авыруны «фил авыруы» дип тә әйтәләр. Бу күптән онытылган чир.

Авыру ир әйтүенчә, аның тәне эчтән суалчаннар ашый.

  • Филариозны вак чебеннәр тарата. Алар тешләгән урынга йомырка сала һәм аннан чыккан личинка - суалчаннар кешенең тәнен ашый. Хроник төскә кергәч, суалчаннар булган тән кисәк үсә башлый - һәм кешенең әйтик аягының зурлыгы берничә тапкырга зураяерга мөмкин, кеше "филгә" охшап кала. Шуңа да бу авыруны "фил авыруы" дип атыйлар. Бу авыру бер кешедән икенчесенә черки тешләве аша йогарга мөмкин.

«Мине дәваларга алынган бердәнбер табиб — Бөгелмәнең төп инфекционисты Рамир Мирсәетович һәм аның командасы. Суалчаннар мине эчтән ашый», — дип сөйләгән ир ГТРК «Татарстан» каналына.

Россиядә бу чирдән дәвалый торган препаратлар юк. Шуңа күрә бу ир эшләгән компания даруларны Һиндстаннан кайтарачаклар.

Хәзерге вакытта бу ирнең температурасы югары түгел.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100