news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир тугызынчы каттан сикерә язган

Соңрак ул үзе аска төшеп, күршедәге кибеткә ипигә кереп чыккан.

news_top
Татарстанда бер ир тугызынчы каттан сикерә язган
Түбән Камада бер ир тугыз катлы йорт түбәсенә менеп, аска сикерәм, полициягә атам дип куркыткан. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

Урынга шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре килеп җиткән.

Куркытучы ир исә үзе аска төшеп, күршедәге кибеткә ипигә дә кереп чыккан. Ул НТР телеканалының төшерү төркеменә һөҗүм итеп маташкан.

Якынча мәгълүматлар буенча, 30 яшьлек бу ир-ат исерек булган. Хәзер аны полициягә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар