Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир танышын үтереп, мәетен ун кисәккә тураклап, шәһәр буенча тараткан

Пакетка салынган кеше аягын эт табып алган.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир танышын үтереп, мәетен ун кисәккә тураклап, шәһәр буенча тараткан
Түбән Камада аеруча вәхши ысул белән үтерү турында җинаять эшен судта карый башладылар. Бу турыда Түбән Кама буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә "Татар-информ"га хәбәр иткәннәр. Түбән Кама судында 63 яшьлек ир-ат хөкем ителә. Тикшерү версиясе буенча, быел июнь аенда бу ир-ат танышын үтергән һәм аның мәетен кисәкләргә тураклаган. Ул кеше гәүдәсен ун кисәккә бүлеп, пакетларга салып, шәһәр буенча таратып чыккан. Шундый бер кисәкне урамдагы эт табып алган. Эт кеше аягы салынган пакетны "Автомобилист" гараж кооперативына алып килгән. Гараж сакчысы полициягә хәбәр иткән. Хокук саклау органнары тиз арада җинаятьтә шикләнелүче кешене тоткарлаганнар. Ул гаебен таныган. Җинаять эшләве өчен үкенүен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100