Татарстанда бер ир әнисен балта белән кыйнаган
Олы яшьтәге хатын-кызның баш сөякләре сынган, баш мие имгәнгән.
Алабуга районында бер ир-ат үзенең әнисен балта белән кыйнаган. Бу турыда
"Татарстан 24" каналы хәбәр итте.
24 сентябрьдә Иске Куклюк авылында 43 яшьлек ир-ат 76 яшьлек анасы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, туганнар талаша башлаган. Ир-ат, балта алып, анасына берничә тапкыр суккан. Баш сөякләре сынган, баш мие имгәнгән хатынны хастаханәгә китергәннәр.
Ир-атны исә полиция тоткарлаган.