news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир үч итеп, танышының интим фотоларын подъезд ишекләренә элеп куйган

Хатынның рөхсәтеннән башка телефонга төшергән интим фотоларны ир-ат, талашканнан соң халыкка тараткан.

news_top
Татарстанда бер ир үч итеп, танышының интим фотоларын подъезд ишекләренә элеп куйган
Тукай районы прокуратурасы 50 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарды.

Быел гыйнвар аенда Тукай районында бер бистәдәге йортның подъезд ишекләренә гаепләнүче ир элеккеге хезмәттәшенең интим фотоларын элеп куйган. Ул бу фотоларны хатынның рөхсәтеннән башка телефонга төшергән булган.

Соңрак, хатын әҗәткә акча биреп тормаган өчен, алар талашканнар. Ир исә үч алу өчен фотоларны халыкка тараткан.

Бу ир гаебен тулысынча таныган. Суд аны 200 сәгать мәҗбүри хезмәткә хөкем иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар