Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат улын һәм киленен пычак белән кадаган

Өч көн элек кенә фатирга күченгән гаиләдәге канлы фаҗига нәни бала күз алдында булган.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат улын һәм киленен пычак белән кадаган

30 сентябрьдә Васильево бистәсендә бер гаилә кичке аш ашап утырганда, җәнҗал чыккан. 52 яшьлек ир-ат үзенең улына һәм килененә пычак белән ташланган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Әтисе егетнең бавырын, бөерен пычак белән яралаган. Шуннан соң бу кайната килененең корсагына пычак кадаган.

Әлеге коточкыч вакыйганы нәни бала — бу ир-атның оныгы күреп торган.

Олыларның кычкырышканын, нәни баланың елаганын күршеләре ишеткән. Алар «ашыгыч ярдәм» һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Күршеләре бу гаилә турында бернинди дә мәгълүмат бирә алмаган. Алар әлеге фатирга өч көн элек кенә күченгән. Шул көннән бирле алар өй туе уздырган. Ләкин моңа кадәр җәнҗал тавышы ишетелмәгән.

Хәзерге вакытта яраланган ир белән хатын тормышы өчен табиблар көрәшә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100