news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат өендә шәм кабызган, аны сүндерергә оныткан һәм янып үлгән

news_top

Әлмәттә дүрт гаилә яши торган кирпеч йорттагы бер бүлмәле фатирда янгын чыккан. Янгын сүндергән вакытта 64 яшьлек ир-ат мәете тапканнар, дип яза «Татар-информ».

Билгеле булганча, фатирда утны һәм газны акча түләмәгән өчен өзгән булганнар. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ир-ат утсыз калмас өчен шәм яндырган булырга мөмкин. Ул диванга яткан һәм йоклап киткән, шәм ялкыны диванга һәм фатирдагы башка әйберләргә күчкән.

«Ачык утны караучысыз килеш калдырырга ярамый», – дип кисәтәләр ведомствода.

Бәла-каза булмасын өчен шәмне ныклы аслыкка куярга, аны караучысыз калдырмаска, якын-тирәдәге җиңел янып китүчән әйберләрне алып куярга һәм өйдән чыгып киткәндә яки йокларга ятар алдыннан утны һичшиксез сүндерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар