news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат мунчадан кайтканда үлгән

Ир-атның аягы таеп китә һәм ул башы белән бәрелә.

news_top
Татарстанда бер ир-ат мунчадан кайтканда үлгән
Казанның 1 май урамында урнашкан мунчада 50 яшьлек ир-ат баскычтан егылып төшеп вафат булган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Шаһитләр сузләренчә, фаҗигә фойега илтә торган узәк баскычта була. Мунчада юынганнан соң, 50 яшьлек ир-ат абыйсы белән киемнәрен җыеп кайтырга чыгып барганда аягын авырттырып баскычтан аска егылып төшә. Башы белән бетон баскычка бәрелгәч, авыр тән җәрәхәтләре алган ир-ат шунда ук җан бирә. Тиз килеп җитсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Фаҗига шаһитләре ир-атның аек булмавын кире какмыйлар, шунлыктан баскычтан төшкәндә тизлекне саклап кала алмыйча егылган, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар