Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат кешеләр булган өйгә ут төрткән

Габдерахман авылында 31 яшьлек кеше бер ел эчендә ике өйне яндырган дип шикләнәләр, бер очракта үлүче дә була.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат кешеләр булган өйгә ут төрткән
https://pixabay.com

Әлмәт районының Габдерахман авылында торак йортка ут төртеп киткән кешене тотканнар. Хәзер аны хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Габдерахман авылында яшәүче 31 яшьлек ир-ат 5 июньдә исерек була. Ул бер йорт янына килә. Өй эчендә өч хатын-кыз була. Ир-ат җәнҗал чыгара, ишекне ачуны таләп итә. Ир-ат үзенең таныш хатыны шушы йортта дип уйлый.

Өйдәге хатын-кызлар чакырылмаган кунакны кертми. Шуннан соң исерек ир-ат ишекне тыштан урындык белән терәтеп куя һәм өйгә ут төртә. Бәхеткә, корбаннар булмый — хатын-кызлар чыгып котылу җаен таба.

Бу ир-атны тагын шундый ук җинаять кылган дип шикләнәләр. Быел май аенда ул ике дусты белән табын корып утыра. Аннары дуслар талаша башлый. Җинаятьче өйдән чыгып китә, ишекне тышкы яктан терәтеп куя һәм йортка ут төртә. Янгында бер кеше һәлак була.

31 яшьлек ир-атка «Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә маташу» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Хәзер ул сак астында, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100