news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат ике хатынга берьюлы рәсми рәвештә өйләнгән

Хәйләкәр ир бер хатыныннан аерылмаган килеш, икенчесе белән дә язылышу җаен тапкан.

news_top
Татарстанда бер ир-ат ике хатынга берьюлы рәсми рәвештә өйләнгән
https://pixabay.com

Татарстанда яшәүче ир-ат бер үк вакытта ике хатынның рәсми ире булып саналган. Чаллы суды шундый очрак буенча утырышка җыелган. Бу турыда «Татарстан» телевидениесе хәбәр итте.

Хәзер хәйләкәр ир-атның беренче хатыны аерылышырга тели, ул судка мөрәҗәгать иткән.

Суд ачыклаганча, ир-ат беренче хатыны белән аерылышмаган килеш, икенче хатын белән язылышу җаен тапкан. Беренче хатыны белән ул 1999 елда Зәй ЗАГСында язылышкан. Аннары биш ел узгач, ул Тукай районы ЗАГСында кабат өйләнгән. Ләкин өч елдан соң, 2007 елда, икенче хатыны белән аерылышкан.

Рәсми рәвештә ул беренче хатынына өйләнеп 21 ел яшәгән. Хәзер бу ир-ат — буйдак, суд аларны аерды, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар