Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат дусларын вәхшиләрчә кыйнаган, бер кеше үлгән, икенчесе комада

Өч ир-ат бергәләп балыкка чыгып киткән булган.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат дусларын вәхшиләрчә кыйнаган, бер кеше үлгән, икенчесе комада
https://pixabay.com

Сарман районының Игәнә-Баш авылында фаҗига була. Исерек ир-ат иптәшләрен вәхшиләрчә кыйный, имгәнгән кешеләрнең берсе үлә, икенчесе комада ята. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига 21 июньдә була. Сарман авылында яшәүче ир-ат дуслары белән балыкка китә. 

Иптәшләр шактый гына салып алгач, Игәнә-Баш авылына барып, ялны шунда дәвам итәләр.

Бер мизгелдә ир-атлар талаша башлый. Шул чакта Сарманда яшәүче ир-ат дусларын вәхшиләрчә кыйный. Шулай итеп бер ир-ат урында ук үлә, икенчесе комага китә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үз гаебен өлешчә генә таный. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100