Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат авариягә очраган машинадан очып чыккан һәм исән калган - видео

Йөк төялгән «Камаз» алдан акрын бара торган икенче «Камазга» бәрелгән.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат авариягә очраган машинадан очып чыккан һәм исән калган - видео

Тукай районында Әлмәт трактында Түбән Кама шәһәренә борылыш тирәсендә коточкыч авария була. Биредә үзбушаткыч «Камаз» машинасы уң яктан бик акрын гына баручы икенче «Камаз» машинасына бәрелә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Акрын гына бара торган «Камаз"лар берсе икенчесен тарттырып алып баруы да ихтимал.

Икенче версия буенча, юлның бу участогында йөк машинасы йөртүчеләре үлчәүне алдарга тырыша. Имеш, акрын барсаң, артык йөк төялгәне теркәлми кала.

Акрын гына бара торган шушы ике йөк машинасы арттан килә торган «Камаз»га комачаулый. Үзбушаткыч «Камаз» зур тизлектә килгән килеш алдагы машинага бәрелә.

Видеокүзәтү камерасы кадрларыннан күренгәнчә, «Камаз» йөртүчесе бик бәхетле. Ул кабинадан очып чыга, шул мизгелдә кабина бәрелеп, чәлпәрәмә килә. Авариядән соң, йөртүче ир-ат аягына торып баса һәм бераз читкәрәк китә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100