Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат 18 яшьлек кызны көчли алмагач, кыйнап ташлаган

Яшь кыз юлда машина туктып утырган булган.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат 18 яшьлек кызны көчли алмагач, кыйнап ташлаган

Татарстанда бер ир-ат 18 яшьлек кызны көчләргә теләгән. Кыз каршы торгач, аны кыйнап ташлаган. Әлеге ир-атны полиция хезмәткәрләре тоткан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итте.

Алабугада 18 яшьлек кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу кыз өенә кайтыр өчен, юлда машина туктаткан. Кайтып барышлый, машина йөртүче ир-ат кызга бәйләнә башлаган. Кызны көчләргә маташкан. Студент кыз бу ир-атка каршы торган, аны тешләп алган. Шуннан соң ир-ат ярсыган. Ул пассажир кызны кыйнап ташлаган һәм китеп барган.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада бу кешене тапкан. Ул Алабугада яшәүче 30 яшьлек ир-ат булып чыккан. Тоткарлагач, ул гаебен тулысынча таныган.

Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100