news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда берәү иптәшен үтергән һәм мәетен шәһәр буйлап таратып чыккан

Авызына кеше кулы капкан эт турындагы мәгълүмат шәһәр халкын тетрәндерде.

news_top
Татарстанда берәү иптәшен үтергән һәм мәетен шәһәр буйлап таратып чыккан

Түбән Камада 63 яшьлек ир-ат бергә эчкән 46 яшьлек иптәшен үтергән. Шуннан соң, мәетне чапкалап, кисәкләрен шәһәр буйлап таратып чыккан, дип хәбәр итә НТР каналы.

Алар бергә салып утырганнан соң, бәхәс купкан.

Үтерүче ир иптәшенең башына чүкеч белән берничә тапкыр суккан һәм шунда ук үтергән.

Эзләрен яшерү өчен, бу җинаятьче мәетне кисәкләргә чапкалаган һәм шәһәр буйлап тараткан.

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә коточкыч сүз таралды. Авызына кеше кулы капкан эт турындагы мәгълүмат шәһәр халкы тетрәндерде, диелә телеканал хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар