news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда берәү, хатынын көчләп, видеосын интернетка куйган

Бу ир Уфада пычак белән куркытып, бергә яши торган хатынны көчләгән, аннары урлап Казанган алып кайткан.

news_top
Татарстанда берәү, хатынын көчләп, видеосын интернетка куйган

34 яшьлек Татарстан кешесе былтыр апрель аенда Уфада бергә яши торган хатынын көчләгән. Алар табын артында утырганнар, эчкәннәр.

Табыннан соң, бу ир көнләшеп, үч алырга булган. Хатынны пычак белән куркытып, көчләгән. Көчләү вакытында смартфон камерасына видео төшереп барган, дип хәбәр итте "Татарстан24" телеканалы.

Шуннан соң ир хатынны урлап Казанга алып кайткан. Берникадәр вакыттан соң көчләү төшерелгән видеоны интернетка куйган.

Уфа суды бу ирне гаебе исбатланган дип тапкан. Аны алты елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар